Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Әнәледә ял концерты узды

Иске Әнәле клубында "Үткәннәрдә - безнең хәзергебез, үткәннәрдә - безнең киләчәк" дип исемләнгән концерт узды. Биредә Казан, Әлмәт, Азнакай якларыннан кайткан якташлар һәм авылдашлар катнашты. Гөлия Шиһабиеваның тавышын авылдашлары аеруча сагынган иде, Гөлшат Гарифуллина, Атлас Шиһабиев чыгышларын да яратып кабул итте, алкышларга күмде тамашачы. Иске Әнәле авылы талантларга бай. Авылда...

Иске Әнәле клубында "Үткәннәрдә - безнең хәзергебез, үткәннәрдә - безнең киләчәк" дип исемләнгән концерт узды. Биредә Казан, Әлмәт, Азнакай якларыннан кайткан якташлар һәм авылдашлар катнашты. Гөлия Шиһабиеваның тавышын авылдашлары аеруча сагынган иде, Гөлшат Гарифуллина, Атлас Шиһабиев чыгышларын да яратып кабул итте, алкышларга күмде тамашачы. Иске Әнәле авылы талантларга бай. Авылда яшәп, сәхнә түрендә балкучылар да сынатмады, үзләренең моңлы тавышлары, дәртле биюләре белән сөендерде. Фойеда исә эш кораллары, өй җиһазларыннан, кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Концерт өч сәгатькә якын дәвам итте. Тамашачы зал тутырып килде, чәчәкләрен, алкышларын кызганмады. Кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, Апас мәдәният йорты мөдире Земфира Мөхәммәтшина катнашты һәм Иске Әнәле мәдәният хезмәткәрләре эшенә югары бәя бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев