Иске Әнәледә яшәүче мәгариф ветераны Гөлсинә Гыймадиева медальгә ия булды
Озак еллар мәгариф бүлегендә икътисадчы булып эшләгән Гөлсинә Гыймадиева гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
(17 декабрь, “Апастово-информ”).
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмеева Гөлсинә Гыймадиеваны туган көне белән тәбрик итеп, Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан истәлек медален һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Гөлсинә Гыймадиева озак еллар мәгариф бүлегендә икътисадчы булып эшләгән. Гомере буе хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкарган ул.
“Мәгариф өлкәсендәге яңалыклар белән кызыксынып торам. Хезмәтемне онытмаган җитәкчеләргә зур рәхмәт. Уңышлар телим”, - диде Гөлсинә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев