Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Әнәледән Хамис Гаптелвәлиев 3 трактор җыйган

Күңелеңә “техника җене“ кереп ояласа, вакыт барышын да онытып, шуның тирәсендә кайнашасың икән. Иске Әнәле авылында яшәүче Хамис абый Гаптелвәлиев та нәкъ шундыйлардан. Ул инде алтын куллары белән өченче тракторга яңа гомер бүләк иткән.

(4 февраль, “Апастово-информ“). 
 
Хамис абый – лаеклы ялда. Әлегә кадәр озак еллар яшь буынга трактор серләрен төшендерә. Техниканың төзелешен биш бармагы кебек белгән хезмәткәр, туплаган тәҗрибә һәм белемен тормышта да куллана. 
 
“Трактор руле артына утырып кырлар иңләгән чакларым да күп булды. Өйдә дә тик кенә утырырга яратмыйм. Ике тракторым җәй көне эшли торган. Соңгысы – кыш көне дә уң кулым“, – ди Хамис абый. 
Авылларда атлар азайгач, Хамис абый трактор ясау теләге белән яна башлый. Хыялын тормышка да ашыра ул. 
 
“Кыш көне кар эттерәм, яз көне бәрәңге утыртам. Рәт араларын күтәрергә, сызарга, бәрәңгене алырга да тракторым гел кул астында“, – ди үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев