Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Әнәледән Наҗия апа Сафиуллина: “Референдумга барасым бар дип төне буе уйлап яттым”

Иске Әнәледә тавыш бирергә килүче һәрбер кеше коймак белән чәй эчеп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар. Әлеге 882 нче участокта 296 сайлаучы исәпләнә.

– Безнең авылда быел үзара салым итеп 500 сумнан җыярга килештек. Республикадан бер сумга дүрт сум өстәлеп тә кайта әле. Менә шул акчаны су скважинасы бораулауга тотачакбыз, - диде Альмира Салахова. Наҗия апа Сафиуллина да тавыш бирергә теләп килүен әйтте.
– Төне буе уйлап яттым. Рәхәт тормышта яшибез Аллага шөкер! Юлларыбыз әйбәт, барлык урамнарга да кереп була, суыбыз бар. Киләчәктә дә дус-тату булып, рәхәт тормышта яшик дип тавыш бирәбез, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев