Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Әнәлелеләр киләчәк өчен бердәм тавыш бирә

Иске Әнәлелеләр дә үз тавышларын бирү өчен иртәдән үк авыл мәдәният йортына агылдылар. Биредә сайлау оешкан төстә, бәйрәм рухында башланып китте.

Залда моңлы җырлар агыла, табада коймак пешә, чәй кайный. Тавыш бирергә иң беренчеләрдән булып Хәлим Гыймадиев, Рәис Сафиуллин һәм Фердинанд Фәхретдинов килде. Алар илгә бәхетле киләчәк теләп, “җиңел куллардан булсын“ дип  һз тавышларын бирделәр. Тумышы белән Иске Әнәле кызы Наилә Есинбаева Әстерханда яшәсә дә үз тавышын туган авылына кайтып бирергә булган.

  • 22 ел инде Әстерханда яшим. Балаларга татар теле укытам һәм шулай ук журналист булып та эшлим. Россия күләмендә узган “Иң яхшы татар теле укытучысы“ бәйгесендә өченче урынны алдым. Һәм шул сәбәпле миңа кайтырга туры килде. үз тавышымны туган авылымда бирүемә чиксез шатмын, - ди ул.

Үз тавышларын бирергә Шәйдуллиннар, Нурмөхәммәтовлар гаилә белән бергәләп килгәннәр.

Тормыш иптәшем Динара белән ике егет үстерәбез. Киләчәгебезне сайларга да бергә һәм бердәм булып килдек, - ди гаилә башлыгы Наил Шәйдуллин.

85 яше белән барган Галия апа Нәбиуллина кызы Дилә апа белән беренчеләрдән булып килгәннәр.

  • Һәркемгә исән-сау булып, тынычлыкта, муллыкта яшәргә булсын, - дип изге теләкләрен юллады.

Үз тавышын бирергә килгән Иске Әнәлелеләр #Айданавыборы фотомарафонына да теләп кушылдылар. Алар #Айданавыборы баннеры янында фотога тңшеп, волонтерлар белән бергә әлеге фотоны тиешле хештэг белән интернетка урнаштыралар.

Биредә шулай ук тәртип сакчылары, халык дружинасы, гадәттән тыш хәлләр идарәсе вәкилләре тәртип һәм тынычлык сагында тора.

Ләлә Сафиуллина. Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев