Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Әнәленең “Мөхәррәм“ мәчетендә ифтар ашы узды

Зур тарихы булган әлеге мәчеткә бик күп халык җыелган иде. Мәҗлесне үзенең үтемле вәгазе белән Мостафа хәзрәт Һидиятуллин башлап җибәрде. Диннең төп шартларын искә төшереп узды. Анардан соң район мөхтәсибе Мирхәт Җамалиев дин кардәшләрне котлап алды. Ифтарны үткәрергә өлешен кертүче мөэмин мөселманнарга рәхмәтен җиткерде. Төркиядән килгән Коръән хафиз Әрдәм Түфәкче...

Зур тарихы булган әлеге мәчеткә бик күп халык җыелган иде. Мәҗлесне үзенең үтемле вәгазе белән Мостафа хәзрәт Һидиятуллин башлап җибәрде. Диннең төп шартларын искә төшереп узды. Анардан соң район мөхтәсибе Мирхәт Җамалиев дин кардәшләрне котлап алды. Ифтарны үткәрергә өлешен кертүче мөэмин мөселманнарга рәхмәтен җиткерде. Төркиядән килгән Коръән хафиз Әрдәм Түфәкче моңлы итеп сүрәләр укыды. Бу ифтар ашына район кунаклары да килде. Алар арасында район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина. Фәнис Шарафутдинов әлеге табынга гакыйка корбаны итен алып килгән иде.

Айрат Әминов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев