Иске Йомралы мәктәбе укучылары кеше хокуклары хакында сөйләштеләр
Кеше хокукларын яклау көне уңаеннан 9нчы сыйныф укучылары катнашында ачык дәрес узды.
(10 декабрь, “Апастово-информ”).
10 декабрьдә дөньяда Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан Гомумкеше хокуклары декларациясен кабул итүгә багышланган Халыкара кеше хокуклары көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан төрле акцияләр, чаралар уза. Иске Йомралы мәктәбенең җәмгыять белеме фәненнән 9нчы сыйныф укучылары катнашында узган ачык дәрес тә кеше хокуклары темасына багышланды. Җәмгыять белеме укытучысы Рифат Гыйниятуллин укучыларны илдә, республикада һәм районда кеше хокукларын яклау буенча нинди мөһим эшләр башкарылуы белән таныштырды. Инвалидлар хокуклары турында Конвенция, сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең хокуклары аерым игътибарга алынды. Авыр язмыш сынауларына дучар булып та, көчле рухлы булып кала белгән кешеләр үрнәк итеп куелды.
Биредә Татарстан республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Апас районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Гүзәл Хилавиева катнашты.
“Халыкара кеше хокукларын яклау көне уңаеннан ел саен мәктәпләрдә ачык дәресләр үткәрәбез. Бу очрашулар безнең төрле форматта уза. Аның максаты - балаларны “хокук”, “бурыч”, “закон”төшенчәләре белән таныштыру, хокуклар һәм бурычларны аерырга өйрәтү, законга хөрмәт хисе тәрбияләү”, - диде ул. Гүзәл Хилавиева кеше хокукларын яклауга багышланган дәресләрне уздыруда хезмәттәшлек иткән Иске Йомралы мәктәбе укытучысы Рифат Гыйниятуллинга олы хөрмәтен белдереп, Рәхмәт хаты тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев