Иске Йомралы солдат улын каршы алды
1214
0
Иске Йомралы егете Илнар Мостафин бу көннәрдә генә хәрби бурычын үтәп, армия сафларыннан кайтты. Солдат егет әлеге сөенечен безнең белән дә уртаклашты.
(5 июль, “Апастово-информ“).
Илнар хәрби хезмәткә башкалада политехникум тәмамлагач китә. 1 ел дәвамында танк гаскәрләрендә хезмәт итә.
“Иң элек Свердловск өлкәсендә укулар уздым. Аннан хәрби хезмәтемне Чиләбе өлкәсендә дәвам иттем. Читтә узган 1 ел вакыт зур тәҗрибә мәктәбе булды. Солдат хезмәте бар нәрсәнең кадерен, кыйммәтен белергә өйрәтте, якыннарымны, туган йорт, туган якны сагыну хисе белән очраштым“, – ди ул.
Илнар киләчәктә үзе теләгән эшкә урнашып, тормышта үз урынын табу хыялы белән яна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев