Иске Йомралыдан Хәбирә әби Җиһаншина 100 яшьлеген каршылады
Иске Йомралы авылында яшәүче Хәбирә әби Җиһаншина 100 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды. Бер гасырлык гомер юлы узган акъәбинең гыйбрәт итеп сөйләрлек, киңәш бирерлек сүзләре бик күп.
Хәбирә әби кызы Сабирә апа тәрбиясендә яши. Бер-берсенә терәк булып, зур, якты, ямьле йортларында гомер кичерәләр алар. Йортларында бар җирдән чисталык-пөхтәлек, тәртип бөркелә. Өй тулы гөлләр, бакча тулы чәчәкләр, яшелчәләр үсә. Яннарында дога китаплары, кулларында тәсбих аларның. Тормышта күпне күргән, гыйбрәтле гомер юлы узган хуҗабикәләр белән очрашып, хатирәләр барладык.
Хәбирә әби 18 яшендә кияүгә чыга. Тик бәхетле булып озак яшәргә насыйп булмый аңа. Гаилә тормышы белән 4 кенә ел яшәп кала, ире Галимҗанны сугышка алалар. 3 яшьлек кызы Сабирә һәм икенчесенә корсаклы килеш, ирен озата да, авыр тормыш арбасына җигелә ул. Озак та үтми, кире туган йортына кайта, бертуганнарын үз янына җыя.
-Тормыш начар, салам башлы йорт. Ашарга, кияргә юк. Яшәү өчен көрәш башланды. Икенче нарасыема исә туып, озак яшәргә насыйп булмады. Окоп казу, урман кисү эшләре үзәккә үткән. Сынган кул белән дә эшләп йөргән буын без. Таш юллар да салдык, урак та урдык. Бөтен кыен эш хатын-кызлар җилкәсендә иде. Чәчүлек ташыганда чабаталар тишелеп, язгы бозлы сулардан яланаяк кайта идек. Гомер буе Галимҗанымны да кайтыр дип көттем. Кызым минем бәхеткә туган бала булды. Аның игелеген күреп яшим, – ди Хәбирә әби.
Бер гасырлык гомер юлы узган әбинең бүген дә хәтере, акылы әйбәт. Үз аякларында йөри, хәрәкәттә булырга тырыша. Урамга чыгып бәпкәләр саклый. Бөтен әйберне дә хәтерли.
–Елама, күзләрең бетә, сабыр бул. Тормышта сабырлык кирәк, мин гомер буе сабыр булдым. Ялкауланмагыз, хәрәкәт гомер өсти. Яхшы ният белән яшәгез, изгелекләр кылган кешенең йөзе нурлы була, – дип акыллы киңәшләрен дә бирә ул.
–Әнине үзем тәрбияләвемә шатланам. Аның безнең йортка килгәненә 33 ел инде. Ялгызы калгач, ирем Гомәр белән киңәшеп, яныбызга алып кайттык. Инде тормыш иптәшем дә вафат, балалар да таралып бетте. Ни эшләсәк тә икәү без, – ди Сабирә апа.
Онык, оныкчыклары, туганнары бу йорттан сукмакны өзми. 100 яшьлек олы юбилейга да өй тутырып килгәннәр, кайтканнар иде.
–Дәү әни безнең гаиләдә иң олы кеше. Дәү әни сүзе алтынга тиң, дәү әни сүзе иң олы сүз ул. Мин аңа озын гомер телим, тагын да озак янәшәбездә яшәсен, – ди оныгы Илдүс Галиәкбәров.
Хәбирә әби олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хатын, Татарстан Республикасы Президентының һәм район башлыгының Котлау откырткасын, бүләкләр, чәчәк бәйләме алды. Аны район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов тәбрик итеп, иң изге теләкләрен юллады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев