Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Йомралыда “Чиста яр буе“ акциясе дәвам итә

Экология елы кысаларында, Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан оештырылган "Чиста яр буе" акциясе дәвам итә. Акция кысаларында сулыкларны, елга-күл буйларын чистарту, тәртипкә китерү күз уңында тотыла. Апасның Табар елгасыннан хасил булган сулык янында, Сабан туе янәшәсендәге күл буенда чистарту өмәләре узды инде. Иске Йомралылар да акциягә кушылып,...

Экология елы кысаларында, Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан оештырылган "Чиста яр буе" акциясе дәвам итә. Акция кысаларында сулыкларны, елга-күл буйларын чистарту, тәртипкә китерү күз уңында тотыла. Апасның Табар елгасыннан хасил булган сулык янында, Сабан туе янәшәсендәге күл буенда чистарту өмәләре узды инде. Иске Йомралылар да акциягә кушылып, авыл читендәге плотина буен чистартырга чыктылар. Биредә 18 укытучы, 33 укучы, дүрт авыл җирлеге, өч мәдәният хезмәткәре катнашты. Җыелган чүп-чарны шунда ук машинага да төяп бардылар. Яр буйлары тагын да ямьләнеп, чистарып калды. "Чиста яр буе" акциясе дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев