Иске Йомралыда ветеринария пункты ачылды
Иске Йомралы авылында, республика ветеринария үзәкләре төзү программасы буенча, модульле участок ветеринария пункты сафка басты. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, "Ак Барс" банк идарәсе вәкиле Илфан Гобәйдуллин, район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты. Мал-туарга ярдәм итү үзәге - заманча, җылы, якты, уңайлы....
Иске Йомралы авылында, республика ветеринария үзәкләре төзү программасы буенча, модульле участок ветеринария пункты сафка басты. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, "Ак Барс" банк идарәсе вәкиле Илфан Гобәйдуллин, район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты.
Мал-туарга ярдәм итү үзәге - заманча, җылы, якты, уңайлы. Ул 10 авыл халкына хезмәт күрсәтәчәк. Терлекләрнең канын алу, прививка ясау, ясалма капландыру мөмкинлекләре дә бар. Мал табибы киңәше белән кирәкле даруларны да алып була. Шунда ук дәвалау өчен кирәк булган җиһазлар да урнашкан.
Хайваннарда да төрле авырулар чыгып тора. Теле белән әйтә алмаса да, ул аның кәефендә чагыла. Мал арасында кайнашкан кеше авыру һәм аның сәбәпләрен тиз аңлап ала. Ветеринария пункты белән телсез хайванны күзенә карап та аңлаучы, 36 ел дәвамында мал табибы булып эшләүче Таһир Шәйхетдинов җитәкчелек итәчәк.
Мал табибларына, халыкка тудырылган уңайлыклар хайваннарны вакытында һәм тулысынча дәвалау өчен менә дигән мөмкинлек. 42 ел Ишеево авылында мал табибы булып эшләгән Фәрит Кәлимуллин да сөенечен яшермәде.
- Бүген матур, күркәм, истәлекле көн. Яңа ветеринария пункты сафка басуга бик шатмын. Без эшләгәндә терлекләр күп булса да, мондый уңайлыклар булмады. Утын ягып җылытып, дарулар кытлыгы кичереп, үзебез өйрәнгән ысуллар белән сигез авыл халкына һәм ике колхозга хезмәт иттек. Соңыннан мал табиблары бинасы Ишееводан Иске Йомралыга күчте. Инде ул да бик иске хәлдә иде. Хәзер эшләр өчен барлык шартлар да бар. Ветеринария пункты халыкка озак файда китерсен иде, - диде ул.
- Республикада 30 Президент программасы эшләп килә. Аның икесе ветеринария өлкәсенә караган. Апас районы бу программаларда бик актив катнаша. Район үзәгендәге ветеринария бинасын һәм лабораторияне дә республикада беренчеләрдән булып төзекләндереп куйдыгыз. Бүген аның тирәсендә фонтанга кадәр бар. Ветеринария пунктының да сезнең районда инде икенчесе хезмәт күрсәтә. 2016 елда тагын берсен сафка бастыру планлаштырыла. Районыгыз Республика Президентының зур ярдәмен тоеп яши. Яңа төзелгән ветеринария пункты да халыкка зур ярдәм булсын иде, - диде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов.
Иске Йомралы авылындагы кебек модульле ветеринария пункты узган елның апрель аенда Борнаш авылында ачылган идеү ул бүген 9 авыл халкына хезмәт итә.
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин ветеринария өлкәсендә уңайлылыклар арту куркыныч, йогышлы чирләрне вакытында сизеп, белеп, тоеп тиешенчә дәвалау өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтте.
Соңыннан башкала кунаклары район башлыгы белән берлектә район үзәгене буйлап сәяхәт иттеләр. Алар соңгы еллардагы үзгәрешләргә соклануларын белдерделәр һәм Апасның чын тарих, патриотлык үзәге булуын билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев