Реклама
Җәмгыять
Киләчәк өчен хәтер кирәк
Эксперт шулай дип белдерде Россия Конституциясенең мәдәни мирас турында кертелүче төзәтмә турында.
(24 июнь, “Апастово-информ”).
Россиянең төп законына кертелүче төзәтмә мәдәниятне саклау һәм дәүләт ярдәменә тулысынча өмет итүгә нигез тудыра.
Конституциягә кертелүче бу төзәтмә, ягъни, мәдәни мирасны саклауга игътибар бирү - бу киләчәккә нигез булып тора. Бу турыда “Татар-информ” матбугат агентлыгына ЮНЕСКО канаты астында эшләүче дөнья мәдәни институты ректоры “Европа-Азия” халыкара гуманитар академиясе президенты В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты профессоры Энгель Тагиров белдерде.
“Мәдәни кыйммәтләрне саклау - бу үткән заман түгел, ә киләчәк, хәтта бүгенге заман да түгел, әгәр дә, без моңардан мәхрүм калсак, безнең матур киләчәгебез булмаячак. Ә киләчәгебез матур булсын өчен, без бүген элеккеге истәлекле вакыйгаларны саклый һәм үстерә белергә тиешбез”, - дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.
68нче маддәгә кертелүче үзгәреш күпмилләтле халыкның мәдәнияте уникаль мирасы булып күрсәтелә һәм ул дәүләт тарафыннан сакланачак.
“Мәдәният ул - кешенең чын йөзен күрсәтүче әйбер. Мәдәниятсез кеше хайванга әйләнә. Менә шундый хайван булмасын өчен, кешенең күңелендә бүгенгесендә, узганында һәм киләчәгендә чын мәдәният булырга тиеш”, - дип төгәлләде сүзен Тагиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев