Җитәкчеләр Профсоюз хәрәкәтенә үз өлешен кертә
Социаль партнерлыкны ныгытуда Профсоюз Федерациясе белән актив хезмәттәшлек күрсәтүче җитәкчеләр хөрмәтләнде.
(4 июль, “Апастово-информ”).
Бу уңайдан “Апас-мол” берләшмәсе директоры Марат Хәсәнов һәм “Челтәр компаниясе” филиалының Апас районы буенча электр челтәрләре оешмасы җитәкчесе Ленар Гафаров Татарстан Республикасы Профсоюз Федерациясенең Мактаулы грамоталарына ия булды.
Бүләкләрне дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Айрат Җиһаншин шәхсән үзе тапшырды һәм җитәкчеләргә халык мәнфәгатьләрен кайгыртудагы өлешләре өчен рәхмәтен ирештерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев