Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Итек тулы кар, күңел тулы бәхет

Күп кенә кешеләр өчен, бигрәк тә шәһәр халкын алсаң, ел фасыллары алмашы-туры килә торган кием сайлауны гына аңлата. Дөресме инде бу?

Менә сез -30 градуста башыгыздан да зуррак бүрек киеп, үзегездән дә авыррак тун асып, дәү әниегез бәйләп биргән йөн бияләйләрне подмискага тагып урамга уйнарга дип чыгып киткәнегез бармы ул?
Бер сәгать үтә-итек тулы кар, ике сәгать үтә-керфекләргә бәс куна, өч сәгать үтә-бияләйләр боз була, дүрт сәгать үтә-әни урам буйлап эзләргә чыга...
Бишенче сәгать кайнар труба буенда чеп-чи киемнәр белән бергә кибенеп үтә инде.
Бар иде бит вакытлар. Хәзер, мырый, -10 градус безнең өчен трагедия... Суык, өйдән чыгасы килми, юрган астында ятасы килә - болар барсы дә, әлбәттә, минем турында түгел. Мин кышка бала чактан гашыйк. Казанда без бу ел фасылы белән килә торган бонусларга сокланабыз, бизәлгән зурдый чыршылар, җем-җем килеп торган декорацияләрне әйтүем инде. Ә авылга кайткач... Авылга кайткач чын кышка сокланабыз.
Кагыйдә буларак, авылга мин караңгы төшкәч кенә кайтып җитәм. Тукталыштан өйгә таба барганда һәрбер йортның морҗасыннан чыккан төтенгә күзем төшә минем. Менә ничек төтенгә карап сокланып була ул?! Кыш көнне генә шундый матур оерләр булып күккә күтәрелә бит ул. Ә без бу күренешләргә, күп очракта, күтәрелеп тә карамыйбыз. Кызык та инде без, Адәм балалары, бөтен дөнья ниндидер сихри матурлык белән тулы, ә без хаман ниндидер могҗиза көтәбез. Кыш, мәсәлән, үзе бер могҗиза бит ул!
Гыйнварның уртасы, кич. Күкнең көньягында кыш көнне генә нык күренә торган йолдызлар- Орион, Үгезбозау, Игезәкләр, Ат йөртүче йолдызлары ялтырый... Зурлыклары буенча беренче урында булган җиде йолдыз күз белән эләктереп алырга мөмкин булган урында бергә төркемләнә. Бер сезонда да күк йөзендә шулкадәр якты йолдызлар балкымый! Нишләп могҗиза түгел?
Урамда салкынрак булган саен, кешеләрнең мөнәсәбәтләре җылырак. Могҗиза көтмик, аны узебез ясыйк, бергә булыйк дуслар!
Алинә Галимҗанова, КФУ студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев