Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җитезләр дә, осталар да

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Апас “Дельфин” бассейнында традицион ярышлар узды.

(10 декабрь, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Бу юлы райондашлар шашка-шахмат уеннарыннан тыш, йөзү буенча да җитезлекләрен сынады.
Социаль яклау идарәсе белән район яшьләр эше һәм спорт бүлеге тарафыннан оештырылган әлеге ярышларда райондашлар бик теләп катнаша. Быел да осталыкларын сынарга барлыгы 16 кеше килгән иде. Хатын-кызлар һәм ир-атлар төркемнәргә бүленеп башта шашка һәм шахмат уйнадылар. Аннан бассейнда йөзү буенча җитезлекләрен сынадылар. Ярышлар үзенә күрә бер бәйрәм төсе алды.
“Ел саен ярышларга бик теләп киләбез. Бергә очрашып аралашу өчен үзенә күрә бер сәбәп тә. Барысы да ошады. Традиция өзелмәсен иде”, - дип теләделәр Апастан Илнур һәм Фәнзия Азизовлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев