Югары Акхуҗадан Фәрзәнә Зиннурова бакча уңышларына багышлап шигырьләр язган
Югары Акхуҗа авылында яшәүче Фәрзәнә апа Зиннурова быел яшелчә, җиләк-җимешләрдән мул уңыш алган.
(21 сентябрь, “Апастово-информ”).
Фәрзәнә апа бакча нигъмәтләре белән оныкларын сыйлый. Кыш өчен дә күп итеп әзерләп куйган, кайнатмалар ясаган. Бакчасында карбызлар да зур булып үскән, кабак, ташкабаклар мул уңыш биргән. Сливаларны табак-табак җыйган.
Шигъри җанлы райондашыбыз бакча муллыкларын шигъри юлларга да салган.
Көз дип тормый бакчабызда
Кызарып пешә җиләк.
Кичә авылдан жыеп төштем
Слива да бер чиләк.
Компотын да ябып куйдык,
Кайнатма да ясадык.
Хәзер бигрәк тә тәмле
Рәхәтләнеп ашадык.
****
Менэ җәй дә үтеп китте
Килеп җитте сентябрь.
Сентябрьдә бит, жәмәгать,
Син дә бер һәм мин дә бер.
Бакчадагы уңышларны
Җыябыз барыбыз да.
Әйбәтләп сайлап, чистартып
Куябыз базыбызга.
Тырышмасак беркем китереп
Куймас бит алдыбызга.
Кечкенәдән бакча эше
Сеңгән шул каныбызга.
Кечкенәдән тотып үстек
Сәнәген һәәм көрәген.
Иренмичэ үстерәбез
Үзебезгә кирәген.
Бәрәңгебезне дә алдык
Көннәр матур чагында.
Көндәлек ризыгыбыз ул
Һәркөн саен табында.
Бәрәңгене дә төрлечә
Була аны пешереп.
Кыздырып, коймак итеп тә
Ашыйбыз тәмле иттереп.
Бакча эшләре бетеп бара,
Күп калмады җыясы.
Киләсе сезонга аны
Бар әзерләп куясы.
Яза, яза сизми калдым
Китте ахыры артып
Бу бакча такмакларына
Нокта куярга вакыт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев