Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Югары Балтай авылында хөрмәтле укытучы, җирле шагыйрә Вәзимә апа Рәхимова белән хушлаштылар

Олы йөрәкле мөгаллимә, үзешчән шагыйрә, сугыш чоры баласы, хезмәт ветераны Вәзимә апа Рәхимова 86 яшендә вафат булды.

(4 август, «Апастово-информ»)


Вәзимә апа 1939 елда Кече Бакырчы авылында укымышлы гаиләдә туган, 43 ел гомерен шушы төбәктә авыр, ләкин мактаулы һөнәргә – яшь буынга төпле белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Укучылары арасында кемнәр генә юк: укытучылар, галимнәр, табиблар, химик, физиклар һ.б.
Вәзимә апа янып-көеп иҗат эше белән шөгыльләнде, йөрәкләргә үтеп керә торган шигырь, мәкаләләре белән һәркемне сөендерде. Ул – чын мәгънәсендә иҗат кешесе иде. Шигырьләрендә туган якка, табигатькә, якыннарына мәхәббәт хисе бик матур тасвирлана. Балачак еллары, аланнардан җиләк-мәтрүшкәләр җыю, чәчәкле болыннары, челтер чишмәле кизләүләре, тургай моңнарына күмелгән басу-кырлар, сандугачлы бөдрә таллы әрәмәлек, туган якның гүзәллеге – болар барысы да аның күңелендә тирән эз калдырып, шигырь юлларына салынган.
Вәзимә Рәхимова - күп кенә җырлар авторы да иде. Мөхтәрәм якташыбыз “Назлар” җыры өчен Диплом белән бүләкләнде. “Болгар” радиосы милли музыка премиясе лауреаты исеменә лаек булды. Бу “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең иң зур бүләге. Аның алтынчы шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. “Гомерем балкышы”, “Күңелемдәге моңнарым”, “Күңелләргә якын туган як”, “Моң чишмәсе”, “Хисләр ташкыны”, “Йөрәктән йөрәккә” китаплары үз укучысын тапты.
Вәзимә апа соңгы көненә кадәр иҗат белән янып, серле каләм белән дус булып яшәде. Күңелләрне җилкендерерлек яз кояшы да, иман нуры да, моңсу айлы төннәр дә, дөньяны яшәтүче мәхәббәт тә чагылды аның шигырьләрендә. Күп кенә үзешчән композиторлар аларны көйгә салып, киңрәк катлау халыкка җиткерде.
Вәзимә апа күп кенә министрлыкларның Диплом, Рәхмәт хатларына лаек булды. Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан, “Мактаулы остаз” медале белән дә бүләкләнде. Районның хөрмәтле кешесе буларак “Апасның 90 еллыгы” медале тапшырылды.
Тырыш, намуслы хезмәте өчен күп кенә мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнсә дә, ул – иң зур бүләкне үзе укытып чыгарган укучыларының бүгенгә кадәр хөрмәтләве, ерактан сәлам бирүләрен санады ул.
Соңгы вакытта Вәзимә апа сәламәтлеге какшау сәбәпле, күп чыгып йөри алмады. Югалтуларны да күп кичерде ул. Борчуларны да иҗат белән басты, йөрәк өзелгән чакларында да кулына каләм алды.
Олы йөрәкле, иҗади күңелле райондашыбыз Вәзимә апа Рәхимованың урыны җәннәттә булсын. Якыннарына сабырлык бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев