Югары Балтайның үз улы ул!
Район башлыгы Айрат Җиһаншин Югары Балтайда яшәүче Мәхмүд абый Сәлаховны олы юбилее белән котлады.
Мәхмүд абый Сәлахов кебек авылын яратучы кешеләр сирәктер. Ул бүген дә Югары Балтаем дип янып-көеп, тынгысыз җаны белән авылның киләчәге өчен борчылып яши. Тәҗрибәсеннән чыгып киңәшләрен бирергә тырыша, эшләгән җирләрендә булып, кырларны иңләп, барысын да күңеле аша уздырып көн күрә.
Югары Балтайның үз улы Сәлахов Мәхмүд Миңнулла улы 1 мартта 80 яшьлек олы юбилеен каршылады.
-Чыннан да, гомерен туган авылына багышлаган кеше бәхетле. Иртән аягыма басып, туган туфрагымда ниндидер файдалы эш башкарганмын икән, димәк, гомерем бушка узмаган. Хезмәтем нәтиҗәле, шөкер, гаиләм тигез һәм бәхетле. Өлкән кешегә әлеге хисләр бик кадерле, - ди ул.
14 яшендә үлчәүче булып эшли башлап, тырышлыгы нәтиҗәсендә хезмәт бусагасының биек баскычлары буйлап нык адымнар белән атлаган ул. Гади хезмәткәрдән җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелгән. 62 ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән. Хезмәт кенәгәсен бер генә эш урыны бизи. Крупская исемендәге колхозда төрле хезмәт вазифаларын үтәгән.
-1959 елда колхозда эшли башладым. 5 ел икмәк кабул итүдә эшләп, армия сафларына киттем. Германиядә 3 ел да, 4 ай танкист булып хезмәт иттем. Бу еллар миңа тагын да ышаныч, кыюлык өстәде, - ди Мәхмүд абый.
Солдат хезмәтеннән кайту белән, авыл хуҗалыгы белгечлеге алу өчен Чистайга укырга керә һәм колхозда тракторчы булып эшли башлый. 3 елдан яшь белгечне баш инженер итеп билгелиләр.
-10 ел әлеге вазифада һәр техниканы өйрәнеп эшләдем. Колхоз председателе вазифасына керешкәч тә, миңа бу белемнәр ярдәм итте. Җитәкчелек иткән чорда 12 күпер эшләттем, 5 мәчет төзелде, чишмәләр яңарды. Җирлегебезнең урманы, янгын сүндерү үзәге бар икән, алар да минем тырышлык дип, бүген дә сөенеп яшим. Клубыбыз, мәктәбебез, хастаханәбез бар. Алар хәзер заманча төзекләнеп эшен дәвам итә. Сөенмәслекмени? - ди, бер-бер артлы хезмәтләрен санап Мәхмүд абый.
Мәхмүд абый 53 ел элек Кече Бакырчының иң чибәр һәм акыллы кызын – Гөлсем апаны яр итеп сайлый. Зирәк һәм төпле хатын-кыз янәшәсендә уздырган еллары өчен дә рәхмәтле ул.
-Гаиләдә ныклы терәгең, ышанычлы кешең булу – хезмәттәге үрләргә зур этәргеч. 3 балабыз, кияү-киленнәребез, 7 оныгыбыз өчен без кадерле әти-әни, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев