Юл сакчылары хезмәт коллективлары белән очраша
Районның дәүләт техник күзәтүе һәм машиналарны теркәү бүлегенең өлкән инспекторы Анис Гобәйдуллин ветеринария идарәсендә булып, хезмәткәрләр белән юл куркынычсызлыгы турында сөйләште.
(28 февраль, “Апастово-информ”).
Юлда йөрү кагыйдәләре, салмыш баштан руль артына утыруның аяныч нәтиҗәләре турында сөйләде, таләп-кагыйдәләр турында тагын бер кат исләренә төшерде ул.
Шулай ук дәүләт хезмәтләре парталы аша машиналарны теркәгәндә, исәптән төшергәндәге уңайлылыклар хакында да сүз булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев