Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юрист кемнәрне хәтта «начар эшләгәне» өчен дә премиядән мәхрүм итәргә ярамавын аңлатты

Кешене, әгәр аның оклады хезмәткә түләүнең минималь күләменнән азрак икән, премиядән мәхрүм итәргә ярамый, ә премия аның хезмәт хакы күләмен әлеге дәрәҗәгә кадәр «арттыра», дип белдерде юрист Елена Кудерко «Прайм» агентлыгына.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Юкса, бу закон бозу булачак, аның нигезендә эш хакының күләме хезмәткә түләүнең минималь күләменнән түбәнрәк була алмый, дип аңлатты ул.

Эксперт шулай ук премиянең, гадәттә, айга, кварталга, елга бер тапкыр бирелүе, яки билгеле бер вакыйгага багышлануы турында белдерде. Өстәвенә, хезмәткәргә премия бирү шарты, шәхси яки бюджет оешмасы булуга карамастан, премия бирү турындагы нигезләмәдә яисә эш бирүченең хезмәткә түләү турындагы нигезләмәсендә төгәл күрсәтелергә тиеш, дип өстәде юрист. Әгәр барлык шартлар да үтәлгән, ә премия юк икән, бу – судка яки хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итү өчен сәбәп булып тора, дип сүзен төгәлләде Кудерко.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/yurist-kemnarne-xatta-nacar-eslagane-ocen-da-premiyadan-maxrum-itarga-yaramavyn-anlatty-5862809

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев