ЮХИДИ хезмәткәрләре Яз бәйрәме белән котлый
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, ЮХИДИның машиналарны теркәү бүлегендә үзенчәлекле көн булды.
(7 март, “Апастово-информ”).
Бирегә килгән гүзәл затларны чәчәкләр белән каршы алдылар.
Районның дәүләт техник күзәтүе һәм машиналарны теркәү бүлегенең өлкән инспекторы Анис Гобәйдуллин иң изге теләкләрен җиткереп, юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрүләрен теләде.
Әлеге акция юл сакчылары тарафыннан ел саен үтә. Язның беренче бәйрәмендә руль артына утырган хатын-кызларга чәчәкләр бүләк ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев