Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ияк астына элеп куйган битлек өчен штраф салу дөресме?

Район судыннан хәбәр итүләренчә, соңгы атнада, чир таралган чорда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ хокук бозулар турында 16 эш каралган.

(18 ноябрь, “Апастово-информ“).


Алар арасында шәхси затлар да, кибет хуҗалары да, сатып алучылар да очрый.

“Битлек киюнең дә үз таләпләре бар. Кеше күзен буяр өчен генә ияк астына элеп куйган битлек кигән булып саналмый. Закон буенча, битлек сулыш алу юлларын – авызны гына түгел, хәтта борынны да томаларга тиеш. Суд барышында да шушы хакта күп аңлатырга туры килә. Еш кына райондашлар белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Сәламәтлеккә игътибарлы булсак иде“, – ди район судьясы ярдәмчесе Миләүшә Гомәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев