Изге Болгар җиренә сәяхәт
Җәйге каникул көннәрендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин тарафыннан оештырылган балаларның төрле шәһәрләргә сәяхәтләре дәвам итә. Чираттагысы районыбыз мәчетләренә тәрбия һәм сәламәтләндерү үзәгенә йөргән балаларның борынгы Болгар җиренә сәяхәте булды. Әлеге сәяхәткә авыл җирлеге башлыклары, сайлау комиссиясе вәкилләре дә кушылды. Өч автобуста 147 кешедән торган делегация район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендә юлга кузгалды.
Иртән боз сарае янына җыелган балаларга “Зөя” ял-сәламәтләндерү үзәге җитәкчесе Хәйдәр Булатов тарафыннан тәмле әйберләр тутырылган күчтәнәч пакетлар таратылды. Казан шәһәреннән килгән уңайлы автобусларда Изге Болгар җиренә барып җиткән сизелми дә калды. Аннан соң экскурсоводлар ярдәмендә музейларда йөреп, ата-бабаларыбызның тарихы белән таныштылар, иң зур Коръән китабын күрделәр. Ак мәчеткә кереп хозурландылар. Өйдә озатып калучыларга сувенир бүләкләр алдылар. Экскурсия тәмамлангач барлык райондашлар бергәләп “Габдрахман коесы” мәйданына юл алды. Биредә Хәйдәр Булатов иганәчелегендә мул-сыйлы табын әзерләнгән, казанда пешкән тәмле пылау белән сыйландылар. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев белән бергәләп ата-бабаларыбыз рухына дога кылдылар.
– Күргәнебезчә икенче ел рәттән район башлыгы тәкъдиме һәм тырышлыгы белән мәдрәсәләребездә белем алган, тәрбия һәм сәламәтләндерү үзәгенә йөргән балаларыбызны ата-бабаларыбыз җиренә алып килеп, тарих белән таныштыру бәхетенә ирештек. Быел менә авыл җирлеге башлыклары, сайлау участоклары хезмәткәрләре кушылу да бик күркәм. Аллаһы Тәгалә безгә шушында килергә мөмкинчелек бирде. Аягыбыз белән йөреп, күзебез белән карап барысын да күрдек. Оештыручыларга Аллаһының рәхмәте булсын, дус-тату яшәргә язсын, - диде Мирхәт хәзрәт. Балаларны озын юл да ардырмады, бар җирне дә игътибар белән карап, тыңлап йөрделәр.
– Җәйге каникул көннәрендә авылыбыз мәчетенә йөреп дини белем алдым. Бүген менә борынгы бабаларыбыз тарихы белән танышырга килдек. Ак мәчет тә бик матур, эченә кадәр кердек.Тәмле итеп ашадык, күп итеп сувенирлар алдык. Сәфәрне оештыручы абый-апаларга зур рәхмәт, - диде Дәвеш авылы кызы Сөмбел Хөсәинова. Җитәкчеләргә дә әлеге сәфәр бик ошады.
– Бүген менә бергәләшеп Изге Болгар җиренә килдек. Милләтебезне, динебезне хөрмәт итү йөзеннән барлык җирләрне дә карап хозурландык. Искиткеч матур итеп ясаганнар, яңартканнар. Биредә булуны Хаҗ кылган кебек кабул итәбез. Оештыручы җитәкчеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Рифкать Хәбибуллин. Апаска кайтып төшкәч, каршы алырга килгән әти-әниләрдән, әби-бабайлардан да рәхмәт сүзләре килеп иреште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев