Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Изге догаларын укый-укый тегә

Каратун станциясендә яшәүче Лилия апа Гыймадиева өендә госпитальләр өчен эчке киемнәр тегә. Лилия апа Морзалар авылы кызы. Гаиләдә 3 кыз, 3 ир бала тәгәрәшеп үсәләр. Әниләре оста тегүче булган аларның.

– Әнкәй безгә матур күлмәкләрне тегеп кенә торды. Сабантуйларга яңа күлмәк киеп кенә чыга идек. Аның янында без дә өйрәндек. Тормышта кирәк була ул, дип өйрәтә иде әнкәй, - дип искә ала ул бала чагын.
Мәктәпне тәмамлап киткән яшь кыз Казанда тегүче һәм пешекче һөнәрләрен үзләштерә. Камил абый белән тормыш корып җибәреп Чиләбе якларында яшәп, туган якка кайтып төпләнәләр. Лилия апаның тегәргә яратуын белгән Камил абый уллары Рамил тугач тегү машинасы бүләк итә.
– Ул елларда кибеттә машина юк иде. Күрше хатыныннан 120 сумга сатып алды. Шуннан үземә кирәкле әйберләрне рәхәтләнеп тегә башладым. Машина янына килеп утыргач тегәсе генә килеп тора. Урын-җирләр, тастымаллар тегәм. Иске киемнәрне ташлаганчы матур җирләрен кисеп алып яңа тормыш өрәм – тоткычлар, өстәл сөрткечләре тегәм. Кечкенә вакытында кызым Айгөлгә күлмәк тегеп киертә идем, - дип илһамланып сөйли Лилия апа.
Илдә, районда барган вакыйгалар белән зәңгәр экраннар, “Йолдыз” гәҗите аша танышып бара алар. “Көмеш волонтерлар”ның хезмәте белән дә таныша ул һәм кызыксына башлый.
– Махсус хәрби операция башлангач та бертуган абыемның улын озаттык. Аның өчен борчылмаган көнебез, төнебез юк. Догаларыбызны укыйбыз. Апаста волонтерлар хезмәтен карап барам. Анда барып тегәргә мөмкинчелек юк. Каратун клубында москит челтәрләр үрергә дә бик теләп йөрдем. Инде Камил белән сөйләштек тә Апаска киттек. “Алга” яшьүсмерләр клубында Сания апа бик җылы каршы алды. Барысын да күрсәтте. Миңа кисә торган өлгесен бирде. Менә шулай өйдә тегеп илтергә дип сөйләшеп кайттым. Башта кисәм, аннары тегәм, үтүкләп төреп куям. Бишәрне тегәм дә илтәбез. Көндез дә, кич тә утырам. Изге догаларымны укый-укый тегәм. Егетләребез исән-сау кайтсыннар, ил-көннәребез тыныч булсын иде, - дип теләкләрен ирештерә ул.
Тегүдән тыш чигәргә дә өлгерә әле. Төсле җепләрдән чигелгән картиналар, сөлгеләр, мендәр тышлары, яулыклар күз явын алырлык.
– Бу якта тегәм, залга чыккач чигүгә утырам. Кул эше тынычландыра, бер рәхәтлек бирә, - ди ул үзе.
Лилия апа аш-суга да бик оста. Балаларын, оныкларын тәмле ризыклар белән сыйларга бик тә ярата. Мин кергәндә борыч үсентеләре дә күчереп утырлык булган инде. Менә шундый уңган, изге күңелле күрше апама уңышлар гына теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев