Изге эшкә – мең рәхмәт
“Алга” яшүсмерләр клубында оешкан ак яулыклы апалар – көмеш волонтерлар хезмәте югары бәя алды.
(6 март, “Апастово-информ”)
“Фәрештәнең алтын куллары» бөтенроссия волонтерлар оешмасы кысаларында районда көмеш волонтерлар эшчәнлеге киң таралды. Ак яулыклы апалар “Алга” яшүсмерләр клубының “Уңган килен” студиясендә яралыларны коткару өчен тактик носилкалар тегү эшен дәвам итәләр. Хәзер исә алар хәрби госпитальләрдә дәваланучы яралылар өчен эчке киемнәр һәм махсус сумка-янчыклар да тегә башлаганнар.
Игелекле хезмәткә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин да соклануын белдерде. Ул район башлыгы белән берлектә изге эшкә алынган апалар белән якыннан танышты, бәйрәм белән тәбрик итте. Бу эшне оештырган Сания апа Сафиуллинага Рәхмәт хаты тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев