Изге көндә - изге гамәл
Изге Корбан бәйрәме уңаеннан район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән Әлфия ханым Заһидуллина һәм кызы Тәскирә белән Раил Әхмәтҗановлар гаиләләре үзләре исеменнән корбан чалдырып, Буа картлар йортында тәрбияләнүче якташ өлкәннәребезгә тапшырдылар.
Алар корбан ите белән бергә бәйрәм ашы өстәленә тәм-томнар да алып килделәр. Әлфия ханым Заһидуллина һәм Тәскирә Әхмәтҗанова өлкәннәрнең тормыш шартлары белән танышып, хәлләрен белештеләр, туган якның кайнар сәламнәрен җиткерделәр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен юллады. Җылы сүзләрдән, якташларны күрү шатлыгыннан өлкәннәребезнең күңелләре тулды. Алар күз яшьләре аша олы рәхмәтләрен ирештерделәр, онытмыйча, хөрмәт итеп яшәүче район башлыгы Рәшид Заһидуллинга, гаиләсенә, балаларына олы рәхмәтләрен ирештереп, догалар кылдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев