Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кабер ташы нинди булырга тиеш?

Бездә хәзер кабер ташларын, башка халыклардан күреп, артык зур итеп ясата башладылар. Алай ук кирәкмәс иде, килешми бит мөселман халкына. Андый зур кабер ташын куярга шәригатебез рөхсәт итә микән әле?

Каберләрне тәртиптә тоту — мәрхүм булганнарның варислары, якыннары өстендәге изге гамәл ул. Кабер ишелмәсен дип, аның өстенә үскән чирәм-үләннәргә тимичә, чүп-чардан арындырып, чардуганның төзеклеген карап тору — изге бурыч! Әгәр кабер өстендә тактадан яки таштан ясалган билге ямьсез, яраксыз хәлгә килгән булса, исраф кылу, ягъни артык мал туздыру белән мавыкмыйча гына, аны алыштырып кую шәригать тарафыннан рөхсәт ителә.

Матур, кыйммәтле зур таш кую белән мактанышырга кирәкми. Зур таш чалшаеп, кырынаеп артык мәшәкать кенә китерә. Таш - ул изге әйбер түгел, ул кабернең кемнеке икәнен белү өчен, бутамас, югалтмас өчен генә куела. Мәрхүмнәрегезгә ташның зурлыгы түгел, ә дога кылу гына файда китерә. Артык зур, кыйммәтле кабер ташы — исраф, кирәкмәгән эш кенә ул.

Каберләрне зиярат итәргә килгәндә хатын-кызларга гаурәтләрен капларга кирәк. Битләре һәм куллары гына күренерлек итеп киенергә тиешләр. Дөрес киенү бик мөһим, чөнки гаурәте капланмаган хатын-кызлардан кабер янындагы дога кылучы фәрештәләр кача. Кабер өстендәге үләннәрне йолкырга ярамый, чөнки алар мәрхүмгә дога укып торалар. Бу шартларны үтәмәсәгез, сезнең зиратка килүегез вафат булган туганыгызга, киресенчә, авырлык кына китерә булып чыга.

Кабер өстенә тополь, каен, нарат кебек, зур булып үсә торган агачлар утырту кирәкмәс эш. Чөнки андый агачлар киләчәктә проблема гына тудырачак. Авып китеп башка кабер өсләрен җимерергә мөмкин. Шулай ук, тамырдан нык таралып, зиратны басып китүче агачлар утыртмагыз. Миләш, балан кебек агачлар утырту яхшыдыр.

Төрле ырым-шырымнарга ышанырга кирәкми. Мәсәлән: кайбер кешеләр зиратка алып кергән әйберләрне кире алып чыгарга ярамый дигән ырым-шырымга ышанып, зиратны чүп оясына әйләндерә. Шулай ук ясалма чәчәкләр куеп та каберне чүплеккә әйләндерү ямьсез күренеш. Зиратны һәрвакыт чиста тотарга кирәк, чүпләрне зиратта калдырырга түгел, ә үзегез белән алып китеп чүплеккә ташларга кирәк, дип яза nur.tatar сайты.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2022-07-21/kaber-tashy-nindi-bulyrga-tiesh-2880491

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев