Кабыккүпер авылыннан гуманитар ярдәм килде
Гуманитар ярдәм җыю эшенә Кабыккүпер авылы халкы да кушылды.
(19 сентябрь, “Апастово-информ”).
“Махсус хәрби операция зонасында булган егетләребезгә” дип язып, алар бер кочак күчтәнәчләр китерделәр. Арада ярмалар, азык-төлекләр, киемнәр, шәхси гигиена әйберләре бар. Авыл халкы егетләргә терәк булырга теләп, бердәм булып кушылган”, - ди “Алга” яшүсмерләр клубы хезмәткәре, ярдәмне кабул итеп алучы Айгөл Идиятуллина.
Гуманитар ярдәм “Алга” яшүсмерләр клубында эш көннәрендә, 8.00-17.00 сәгатьләрдә кабул ителә.
Шулай ук ярдәмне акчалата да 2200 5301 9339 6843 (Ак Барс Банк картасы номеры Гисматуллин Альберт Ильдарович) счетына күчерергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев