Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кама Тамагы үзешчәннәре Апас халкына күңелле ял киче бүләк итте

19 июль кичендә Апасның үзәк ял паркында Кама Тамагы районы үзешчәннәре чыгыш ясады.

(20 июль, “Апастово-информ”).


Үзешчән сәнгать осталары район халкын кич дәвамында ял иттерде.


Шушы ук кичтә Сатмыш һәм Югары Акхуҗа җирлеге мәдәният хезмәткәрләре “Зәлидә” уеннарын тәкъдим итте.


“Әлеге чара чиктәш ике район арасында дуслык күперен ныгыту, тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырыла. Район үзешчәннәре дә Кама Тамагына кунак булып барачак. Башка районнарны да Апас җирлегендә күрү мөмкин булачак”, - ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.


Ут күршеләребез район белән танышты, матур урыннарны карады, үзәк ял паркында җыр-моңнарын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев