Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Камилә Вәлиева “Алтын каләм“нән җиңү белән кайтты

Каратун мәктәбенең 7 класс укучысы Камилә Вәлиева Республикакүләм “Алтын каләм“ фестивалендә катнашты һәм җиңүгә иреште.

(17 август, “Апастово-информ“).


Камиләнең фестивальдә беренче генә тапкыр катнашуы түгел. Ул быел да үзенең иҗат эшләрен бәйгегә тәкъдим итте һәм йомгаклау турына чакыру алды. Камилә үзе шулай дип белдерде.

“Мин телевидение юнәлеше буенча сәләтемне сынап карадым. Төрле кешеләр белән әңгәмәләр уздырдык. Төрле чаралар оештырдык. “Татар телендә иң яхшы алып баручы“ исеменә лаек булдым, Диплом һәм “Шаян-ТВ“ның махсус призына лаек булдым“, – диде Камилә.

Камиләнең әлегә кадәр “Йолдызлык“, “Без бергә“, “Дулкыннар“ һәм башка бәйгеләрдә җиңү яулавы турында язган идек. Әле аның уңышлары тагын да күп булыр!

 

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев