Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каникулларда 16 балалар лагере эшли

Район комиссиясе мәктәпләр каршында оешкан лагерьларның эшчәнлеген тикшерде.

(3 ноябрь, “Апастово-информ“).


Балаларның көзге каникулларын нәтиҗәле үткәрү максатыннан, район мәктәпләрендә 2нче ноябрьдән 8нче ноябрьгә кадәр балалар ял лагерьлары эшли башлады.
“Бүгенге вәзгыять безгә икеләтә җаваплылык өсти. Шуңа күрә балаларыбызның ялын нәтиҗәле, күңелле, файдалы оештырудан тыш, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү дә бик мөһим“, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасараы Луиза Сафина.
Мәгариф бүлеге, Опека һәм попечительлек бүлеге, “Сәләт“ балалар иҗаты үзәге белгечләре составындагы комиссия лагерьлар эшчәнлеген җентекләп тикшерде, киңәшләрен җиткерде, кимчелекләрен төзәтергә кушты.
“Безгә биредә бик ошый. Рәсемнәр ясыйбыз, спорт уеннары уйныйбыз, биибез-җырлыйбыз, рәхәтләнеп ял итәбез“, - дип сөенәләр балалар.
Каникул вакытында спорт комплексында, “Сәләт“ үзәгендә, мәктәпләр каршында оештырылган төрле түгәрәкләрнең дә эшләрен дәвам итүләре хакында әйтеп үттеләр комиссия вәкилләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев