Капка төбендә торучы машина кая киткән?
Төнге сәгать 12дә җәяүләп кайтып баручы салмыш кеше күзенә капка төбендә торган машина чалына.
Бәхетенәме, бәхетсезлегенә каршымы, аның ачкычлары да шунда ук калган була. Җәяүле машинага утырып, җайлы гына күрше авылга җилдерә. Тик юлы гына озын булмый. Каршысына багана “чыга“. Машинасы белән барып бәрелә һәм каплана. Аннан машинаның “яңа иясе“ кабат җәяү генә йөрергә уйлап, авылына кайтып китә. Шулай да гаепле кеше тиз табыла. Тикшерү эшләре барышында егеткә гаебен танырга туры килә. Аңа карата җинаять эше ачылган.
Кеше малына кызыкмагыз, ә үз малыгызны сакларга онытмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев