Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Кар чанасы“ операциясе бара

Соңгы елларда техника яратучылар үзйөрешле хәрәкәтләнү чаралары сатып ала башладылар. Мисалга, кар чаналары, квадрациклларны һ.б. Аларда йөрү өчен күтәртелгән юллар кирәкми. Шулай да мондый транспортта хәрәкәт иткәндә дә иминлек кагыйдәләрен үтәү таләп ителә. Беренче чиратта аларның техник төзеклеге әһәмияткә ия.

Шуның өчен аларга дәүләт техник күзәтчелеге органнарының техник карау үткәрүе шарт булып тора. Республикада һәм районда "Кар чанасы" профилактик операциясе бара. Ул 7 мартка кадәр дәвам итәчәк. 
"Кар чанасы" операциясе машиналарның техник торышыннан алып, транспортка документларны тикшерүгә кадәр процедураларны үз эченә ала. Тикшерү вакытында машиналарның теркәлү мәгълүматларына тәңгәл килүенә, техника чарасын тиешле кагыйдәләргә таянып теркәүгә, йөртүченең тракторчы-машинист таныклыгы рөхсәт бирү категориясенә яраклашуына аерым игътибар бирелә. 
Аларны теркәмәү хуҗаларга кыйммәткә төшәргә мөмкин. Әлеге төр транспорттан файдалануга җавапсыз карау да шулай ук имгәнүләргә, фаҗигага китергә мөмкин. 
Кар чаналары хуҗалары техник карау үткәрүне вакытында башкарырга бурычлы. 
 

Ирек Солтанбеков, 
Дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев