Карабайда Сабан туена бүләк җыйдылар
Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуйлары якынлаша. «Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю - борынгыдан килгән күркәм йолабыз. Ул халкыбызның юмартлыгын, кунакчыллыгын да күрсәткән. Без дә елдагы гадәт буенча, авылдашлар белән бергәләп сөлге, яулык җыярга чыктык.
Җырлы- биюле бәйрәмебезгә балалар да бик теләп кушылды. Өлкәннәр ил-көнгә тынычлык, матур теләк теләп, дога кылып, сөлгеләрен колгага үзләре бәйләде. Бала-чагага да, алдан хәзерлэп куйган күчтәнәчләрен өләшәләр. Кемдер кәнфитләрне махсус җиргә чәчә. Балалар бер-берсен уздырып, мәш килеп шуны җыйды", - ди Карабай авыл клубы мөдире Наилә Гыйзәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев