Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карабайда яшәүче Миңнекафия әби Әхмәдуллина: “Хатын-кызның бәхете – ирдән икән“

Карабайда яшәүче Миңнекафия әби Әхмәдуллина 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Аңа әлеге уңайдан Ил башлыгының Рәхмәт хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Иске Йомралы авыл җирлеге вәкиле Альфред Сафин акъәбине тәбрик итеп, изге теләкләрен юлладылар.
Миңнекафия әби тормыш иптәше Хәлим абый белән парлы гомер кичерә. Үз көннәрен үзләре күреп, балалар, оныклар игелегендә яшиләр алар. Яшьлегендә күп кыенлыклар, авырлыклар, тормышында ачы бала хәсрәтләре кичерсә дә, Миңнекафия әби шат күңелле, олы йөрәкле булып кала белгән. Хәлим абыйны да мактап, гел уңай яктан гына телгә ала ул.
–Хатын-кызның бәхете – ирдән икән. Бер генә кыенлык та күрмәдем, бер генә начар сүз дә ишетмәдем. Йөрәгемнең нык булуының сәбәбе дә шулдыр“ – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев