Карамасар авылында яшәүче Зәйтүнә әби Әюповага 90 яшь тулды
Акъәбигә район җитәкчелеге һәм авыл җирлеге исеменнән олы хөрмәт күрсәтеллде.
(7 сентябрь, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).
Зәйтүнә әбинең тормыш юлы бик гыйбрәтле. Ул сугыш чоры баласы. Балачагын, яшьлек елларын, тормыш юлында күргән авырлыкларын, якыннарын югалту ачысын күз яшьләре белән искә ала.

“Сугыш безгә бик күп хәсрәт китерде. Башта бер-бер артлы абыйларымны сугышка алдылар, аннары әтиемне озаттым. Әнием бер кочак бала белән калды. Ашарга да, кияргә кием дә, пичкә ягарга утын да юк. Әни елый, без елыйбыз. Сыер асрасаң маен, сарык асрасаң итен, йонын, келәттә булган азмы-күпме икмәген алып чыгып китәләр. Бернишләр хәл юк, барысы да фронтка китә. Алабута, кычыткан, ат кузгалагы, черегән бәрәңге ашап үстек. Тыныч тормышта да авырлыклар күп күрдем, улымны, киленемне югалттым, иптәшемне дә соңгы юлга озаттым”, - дип сөйли әби.
Зәйтүнә әбинең картлыгы сөендерерлек. Ул бүгенге көндә балаларының кадер-хөрмәтен тоеп, оныкларына куанып, тормышына шөкер итеп яши. Яшьләргә дә ул тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә киңәш итә.
Акъәбигә Рәсәй Президентының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы һәм чәчәк бәйләме бүләк ителде. Югары Акхуҗа авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев та авыл халкы исеменнән җылы теләкләрен ирештерде.
Акъәби үзен хөрмәтләп килгән һәркемгә дә изге догада калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев