Карамасар авылында яшәүчеләр гаиләләре белән килделәр
Карамасар авылында 899 нчы сайлау участогында иртәдән үк җанлылык сизелде. Халык бик теләп, гаиләләре, балалары белән килеп үз тавышын бирде.
– Соңгы елларда җитәкчеләр авылларга игътибарны арттырды. Юлларыбыз, суларыбыз бар, Аллага шөкер! Менә балалар бакчасы белән мәктәбебез яңартылды. Киләсе елга клубыбыз да яңарачак. Ил-көннәребез тыныч булсын, тагын да яхшырак яшик дип тавыш бирдек, - диде Рафис Ашарапов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев