Карамасар игезәк балаларын барлады
Карамасар авылында “Авылым игезәкләре – авылым бизәкләре” игезәкләр парады узды.
(13 август, “Апастово-информ”).
Карамасар авылында 22 пар игезәк яши. Гаиләдә өч игезәк бала үстерүчеләр дә бар. Иң өлкән игезәкләргә – 71 яшь. Иң кечкенәләренә - 2 яшь. Бәйрәм барышында аларның 23кә тулуы мәгълүм булды. Соңгы көннәрдә Булатовлар гаиләсенә бәхет бүләк итеп игезәк бәләкәчләр – оныклар аваз салган.
Игезәкләр төрлесе-төрле яшьтә, авылдан таралып, төрле җирләрдә яшиләр. Ләкин Карамасар үзенә тартып, очрашу, аралашу урыны булып тора. Әлеге кичә дә игезәкләрне, авылдашларны бер мәйданга җыйды. Карамасарның балалары, оныклары, оныкчыклары бик теләп бәйрәмгә килде, җылы итеп аралашты, эчтәлекле мәдәни чара карады, кушылып җырлады, биеде.
-Ел саен авыл бәйрәмнәре уздырырга тырышабыз. Бәйрәмнәрне авылның бер үзенчәлегенә багышлыйбыз. Быелгысын игезәкләребезгә багышларга уйладык. Безнең авылда бик күп игезәкләр туган. Нәселләре безнең авыл белән бәйләнгән 22 пар игезәк яши. Шуларның икесе өчәр игезәк, - ди китапханәче Альбина Нигъмәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев