Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карамасар нәниләре бишек җырларын яхшы белә

Карамасар авылы "Каенкай" балалар бакчасына йөрүче нәниләр, мәдәният йортында кунакта булды. Тәрбияче Инзилә апалары Зарипова аларны мәдәният йортында урнашкан кечкенә генә музей белән таныштырды. Бишекнең нәрсә икәнен дә белде, үз күзләре белән күрде балалар. Бишекне күргәннәре булмаса да, бишек җырларын беләләр булып чыкты нәниләр. Матур итеп җырлап та бирделәр. Сәхнәдә...

Карамасар авылы "Каенкай" балалар бакчасына йөрүче нәниләр, мәдәният йортында кунакта булды. Тәрбияче Инзилә апалары Зарипова аларны мәдәният йортында урнашкан кечкенә генә музей белән таныштырды. Бишекнең нәрсә икәнен дә белде, үз күзләре белән күрде балалар. Бишекне күргәннәре булмаса да, бишек җырларын беләләр булып чыкты нәниләр. Матур итеп җырлап та бирделәр. Сәхнәдә үзләрен ничек тотарга кирәклеген дә аңлатып үтте мәдәният хезмәткәрләре. Рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар, уеннар уйнадылар алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев