Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карамасар сыерлары сөте торбадан гына агачак

Карамасар бүлекчәсендә бүген 2000 башка якын терлек исәпләнә. Шуның мең ярымнан артыгы ачык симертү мәйданнарында 420-450 килограммга кадәр үстерелеп иткә озатыла. Бу мәйданчыкта нибары 6 кеше эшли, бөтен эш техника җилкәсендә. Сөтчелек фермасының 250 башка исәпләнгән сыерлар торагы бүген капиталь ремонтлана. Аларның тәрәзәләре поликарбонаттан, беррәттән алар ферма һавасын җилләтүне дә...

Карамасар бүлекчәсендә бүген 2000 башка якын терлек исәпләнә. Шуның мең ярымнан артыгы ачык симертү мәйданнарында 420-450 килограммга кадәр үстерелеп иткә озатыла. Бу мәйданчыкта нибары 6 кеше эшли, бөтен эш техника җилкәсендә. Сөтчелек фермасының 250 башка исәпләнгән сыерлар торагы бүген капиталь ремонтлана. Аларның тәрәзәләре поликарбонаттан, беррәттән алар ферма һавасын җилләтүне дә башкарачак. Бирегә осталар "Делаваль" сөт саву системасы да куя. Терлекләрне ашатуда шактыйдан бирле махсус миксер-азык тараткычлар булу терлекчеләргә кул эшен күпкә җиңеләйтте. 15 кешелек ферма мөдире Ибраһим Хәмидуллин авыл мәчете имамы вазифаларын да башкара.
-Сөтне чиләк-бидонлап ташудан котылабыз,-ди.-Сыер савучы апаларга бер дә җиңел түгел, аны машиналарга төяп озату үзе бер бәла иде бит элек. Аллага шөкер, замана яңалыклары безнең якларга да килеп җитте. Авылыбызның бер урамына асфальт та салдылар, бусы да халык рәхмәтенә бик лаеклы гамәл булды!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев