Карамасарда «Балалар китабы атналыгы» бара
25нче мартта, 2 апрельгә кадәр дәвам итәчәк «Балалар китабы атналыгы» башланып китте.
(26 март, "Апастово-информ").
Бу атналыкның оештыру инициаторы - Россия Дәүләт балалар китапханәсе (РГДБ).
"Карамасар китапханәсендә дә бу атналык буе төрле чаралар узачак. Без, Карамасар башлангыч мәктәбе балалары белән Александр Волковның данлыклы "Волшебная страна" циклына кергән китапларына күзәтү ясадык. Әлбәттә, балаларны кызыксындырырлык бу әсәрләр! Балалар бик яратып, төп герой Элли, Железный Дровосек, Страшила, һ.б. персонажлар турында тыңладылар, аларның маҗаралары турында күбесе ишеткән дә иде - белгәннәрен үзләре дә сөйләделәр. Кыскасы, балаларда китапка карата кызыксыну хисе барлыкка килде дип ышандырып әйтергә була!)) Шулай ук китапханәдә балалар китапларыннан төзелгән китап күргәзмәсе дә бар. Иң кызыклы, матур китапларны турыдан-туры шуннан алып укырга була!", - дип хәбәр итте китапханәче Альбина Нигъмәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев