Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Карамасарда кошлар көне булды

13 апрель көнне Карамасар мәдәният йортында кошлар көне булып узды. Һәр ел саен язлар җитү белән Туган якларыбызга җылы яктан матур табигатебезгә тагын да ямь өстәп кошлар кайталар. Без аларны түземсезлек белән көтеп алабыз. Карамасар башлангыч мәктәбе укучы балалар да кошларны бик яраталар. Шул уңайдан кошлар көне зур бәйрәмгә әйләнә...

13 апрель көнне Карамасар мәдәният йортында кошлар көне булып узды.
Һәр ел саен язлар җитү белән Туган якларыбызга җылы яктан матур табигатебезгә тагын да ямь өстәп кошлар кайталар. Без аларны түземсезлек белән көтеп алабыз. Карамасар башлангыч мәктәбе укучы балалар да кошларны бик яраталар. Шул уңайдан кошлар көне зур бәйрәмгә әйләнә башлады. Китапханәче Ибраһимова Резидә әзерлекне шактый алдан ук башлады. Укучы балалар сыерчык оялары, үз куллары белән төрледән-төрле җимлекләр, рәсемнәр ясап кошларны яратуларын белдерде. Сәхнә бизәлеше дә, агачларда кунып, сайраучы кошларның чын кебек утырулары карарга килгән тамашачыларыбызны сокландырып хәйран калдырдылар. Бу әдәби-музыкаль кичәдә балалар кошлар турында шигырьләрен яттан сөйләделәр, кошлар булып биеп, сайрап, җырларын җырлап, килгән кунаклар белән төрле биремнәр, уеннар уйнап күңелләрен күтәрделәр. Бик күп кошларны рәсемнәрдән карап белүләре сокландырды. Кошларыбыз аяз күктә очып, ә балалар бәхетле булып үссеннәр дигән теләктә генә каласы килә.

Ибраһимов Рөстәм,

Карамасар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев