Карамасарда Ризван чишмәсе төзекләндерелде
Карамасар авылының урта инеш буенда, йөзьяшәр өянкеләр янәшәсендә Ризван чишмәсе көмеш суы белән сөендерә. Ул быел Галиәкбәровлар көче белән яңа сулыш алган. Биредән карамасарлылар гына түгел, Акхуҗа һәм Мөшки авыллары халкы да су эчә, каладан кунакка кайтучылар да алып китә икән. Моннан сигез еллар элек Рәүф абый каты гына авырып...
Карамасар авылының урта инеш буенда, йөзьяшәр өянкеләр янәшәсендә Ризван чишмәсе көмеш суы белән сөендерә. Ул быел Галиәкбәровлар көче белән яңа сулыш алган. Биредән карамасарлылар гына түгел, Акхуҗа һәм Мөшки авыллары халкы да су эчә, каладан кунакка кайтучылар да алып китә икән.
Моннан сигез еллар элек Рәүф абый каты гына авырып китә. Тернәкләнә алмый, сызланып үткәргән көннәрендә, шушы чишмәне яңартырга үз-үзенә сүз бирә.
-Хәлем бик авыр минутларда чишмә суын эчеп, Ходайдан саулык сорадым. Әгәр аякка баса калсам, тирә-юнен чистартып, яңадан ясар идем дигән нәзер әйттем. Гаиләм белән төзекләндерергә керештек. Эшне башлап җибәрергә күрше егете Рөстәм, Айрат авылдашым Мәгъсүм Сафиуллин, Шәмбалыкчы авылыннан Рифкать абый, Апастан Ренат Садриев ярдәм итте. Без - гади хезмәт кешеләре. Пенсия акчабызга әнә шундый изге эш башкардык. Аллага шөкер, бүген мин исән-сау, эшләп йөрим, - ди үзе.
Рәүф абый 20 елдан артык авылда көтү көткән. Хәзерге вакытта берләшмәдә каравылчы булып эшли. Тормыш иптәше Зөләйха апа кызлары авыру сәбәпле, аны тәрбияләү белән мәшгуль. Әлеге гаиләдә 3 бала үсә. Аксакаллар белән киңәшкәннән соң, чишмәне дә төпчек улларының исеме белән атаганнар. Ризван бүгенге көндә аграр көллияттә укый. Ул төзекләндерү эшләренә зур өлеш керткән.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев