Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карамасарда утны йөгәнләр өчен шактый тырышлык кирәк булган

Карамасар авылында сарай януы 18 сәгать 43 минутта мәгълүм була.

(27 сентябрь, “Апастово-информ”).


 

“Бирегә Югары Акхуҗа, Сатмыш, Югары Ындырчы янгын сүндерү депосыннан һәм районның янгын сүндерү бүлегеннән машиналар юнәлде. Янгын сүндерүчеләр белән берлектә район эчке эшләр бүлеге, электр челтәрләре, электр станциясе, газ хезмәткәрләре – барлык җаваплы хезмәткәрләр дә килде. Дөрләп янган агач сарайны уттан арындыру өчен шактый вакыт, тырышлык кирәк булды. 19 сәгать 20 минутта ачык ут йөгәнләнде. Вакыйга булган урында тикшерүчеләр эшләде. Янгын электр чыбыкларының төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан дигән беренчел фаразлар бар”, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәре Илшат Шәфигуллин.

 


Ут-күздән сак булыгыз, кышкы чорга кергәндә барын да бер кат карап, төзекләндереп чыгарга онытмагыз. Һава торышы коры тора. Бу вакытта кечкенә генә тәмәке төпчеге, сүнми калган шырпы да зур янгыннарга сәбәпче булырга мөмкин.

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/inferno-glowing-steel-melting-factory-exploding-horror-generated-by-ai_43120575.htm#page=2&query=пожар&position=29&from_view=search&track=sph

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев