Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карамасарда яшәүче Сания әбигә 90 яшь

Көзнең матур бер көнендә Карамасар авылында гомер кичерүче Сания әби Хикмәтова 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады. Без килгәндә дә телевизордан ил-көн яңалыклары белән танышып утыра иде. Әйбәт ишетә, күрә ул. - Өйдә генә утырасым килми, көннәре дә бигрәк матур бит. Хәрәкәттә-бәрәкәт диләр бит. Ишегалдына чыгып һава сулап керәм. Аш-су тирәсендә...

Көзнең матур бер көнендә Карамасар авылында гомер кичерүче Сания әби Хикмәтова 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады. Без килгәндә дә телевизордан ил-көн яңалыклары белән танышып утыра иде. Әйбәт ишетә, күрә ул.

- Өйдә генә утырасым килми, көннәре дә бигрәк матур бит. Хәрәкәттә-бәрәкәт диләр бит. Ишегалдына чыгып һава сулап керәм. Аш-су тирәсендә кайнашмыйм инде, улым Илгиз хәзерли, - ди Сания әби.

Яшүсмер чакта күргән кыенлыклары, сугыш чоры михнәтләре, якыннарын югалтуларны ачынып сөйләде, хәтерендә яңартты ул. Окоп казулар да үзәгенә үткән аның, аннан лаеклы ялга чыкканчы фермада эшләгән. Хезмәтен тырышып башкарып макталып торган.

Бер йорт аркылы гына яшәүче сеңелесе белән гел аралашып торалар икән. Улы Илгиз пенсиядә, Казаннан әнисен тәрбияләргә кайткан.

Сания әбигә район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова Рәсәй Президентының котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге рәисе Зөфәр Юзиев һәм хуҗалык идарәчесе Илнар Хәсәнов та изге теләкләре белән бүләкләрен бирделәр. Илгә-көнгә иминлек, сәламәтлек теләп озатып калды безне юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев