Карамасарда йорт янган
29 ноябрьдә, көндезге сәгать унда Карамасар авылындагы торак йортта янгын чыга. Нәтиҗәдә йортның түбәсе янып бетә, эче яраксызга әйләнә. Әлеге бәхетсезлек очрагына тарыган гаиләдә өч бала тәрбияләнә. Аларның иң олысына - 6 яшь, иң кечкенәсенә - 1,5 яшь. Янгын электрдан чыккан дип фаразлана. Янгынны сүндерүдә Акхуҗа, Сатмыш, Ындырчы, Апас янгын...
29 ноябрьдә, көндезге сәгать унда Карамасар авылындагы торак йортта янгын чыга. Нәтиҗәдә йортның түбәсе янып бетә, эче яраксызга әйләнә. Әлеге бәхетсезлек очрагына тарыган гаиләдә өч бала тәрбияләнә. Аларның иң олысына - 6 яшь, иң кечкенәсенә - 1,5 яшь. Янгын электрдан чыккан дип фаразлана. Янгынны сүндерүдә Акхуҗа, Сатмыш, Ындырчы, Апас янгын сүндерүчеләре катнаша. Янгын вакытында кеше сәламәтлегенә зыян килмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев