Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карамасардан Миңнуллиннар районда Уңышлы туйларын каршылаган бердәнбер пар

Карамасарда яшәүче Гыйлаҗ бабай һәм Мансура әби Миңнуллиннар 75 ел парлы гомер иткәннәр.

(25 декабрь, “Апастово-информ”). 
 
Район тарихында Уңышлы туйларына барып җиткән бердәнбер пар алар. Сокланырлык та, тиңләшерлек тә гаилә юлы. 
 
Бер мәктәптә укып, әлегә кадәр дә таныш булып, аралашып йөрсәләр дә, мәхәббәт чәчкәсе туганнарының туенда бөреләнә. Шул көннән башлап, Гыйлаҗ бабай тормышын Мансура әбидән башка күз алдына да китерә алмый. 
 
Пар атлар җигеп барып алган хәләл җефете белән кулга-кул тотынып, бер уйда, бер фикердә 75 ел гомер итә. 
 
Миңнуллиннар 5 балага гомер биреп, үз үрнәкләрендә тәрбияләп үстергән. 10 онык, 10 оныкчык өчен дә кадерле һәм бердәнбер алар. 
 
Балалар игелеге күреп, заманча, җылы, нурлы өйләрендә тагын да яктылык өләшеп, кадер-хасияттә яшиләр. 
 
“Балалар тәрбиясе булмаса, алар яратуын тоймасак, без бу көннәрне күрмәгән булыр идек. Шундый балалар үстерүебез өчен сөенәбез. Оныкларыбыз да безнең горурлык”, - диләр алар. 
 
Гыйлаҗ бабай һәм Мансура әби Миңнуллиннарны Уңышлы туйлары белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина тәбрик итте. Аларга район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән изге теләкләр, рәхмәт сүзләре җиткерелде һәм ак шәл белән түбәтәй бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев