Каратэ ярышларыннан бронза медале белән
Яр Чаллыда узган каратэ ярышларында Апас спортчылары да сынатмады.
(23 март, “Апастово-информ”).
“Узган якшәмбедә Яр Чаллы шәһәрендә республика беренчелегенә каратэ ярышлары узды. Анда барлыгы 250 спортчы катнашты. Үз үлчәү категориясендә көрәшкән Апастан Айдар Сафин бронза медаленә лаек булды”, - дип хәбәр итте тренер Владислав Васильев. Айдарның абыйсы Айнур да сынатмаган. Ул 4нче урынга лаек булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев