Каратун ашлык кабул итү пункты өлкәннәр өчен ифтар ашы оештырды
Дини мәҗлескә биредә эшләп, лаеклы ялга чыккан абый-апалар җыелды.
(1 апрель, “Апастово-инфом”).
Районыбызда ифтар ашлары дәвам итә. Оешмаларда, шәхси хуҗалыкларда бик күркәм мәҗлесләр оештырыла. Чираттагысы Заготзерно бистәсендә узды. Анда ашлык кабул итү пунктында эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәр кунак булды. Мәҗлестә Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев, ашлык кабул итү пункты җитәкчесе Рамил Хәбибуллин да катнашты. Алар өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, җылы теләкләрен ирештерделәр, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен белдерделәр. Ифтар ашында катнашкан район мөхтәсибе Мирхәт хәрәт Җамалиев та кунакларны изге Ураза ае белән котлады.
-Безне онытмаучы җитәкчеләргә, хезмәттәшләргә олы рәхмәт. Игътибар һәм ихтирам тоеп яшибез, - диләр абый-апалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев