Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каратун бистәсендә Корбан ашы узды

Каратун бистәсенең "Тимер юл" мәчетендә Корбан ашы узды. Әлеге дини мәҗлескә йөзгә якын кеше килде. Барлык килгән кунаклар, шушы җирлектә яшәүчеләр һәм иганәчеләр булышлыгы белән оештырылган, мул өстәлләр артына җыелышты. Мәҗлес Аллаһы Тәгаләгә тәкбир әйтеп башланды. Апас районының мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев үтемле вәгазь сөйләде, гаетнең тарихын әйтеп узды. "Әле...

Каратун бистәсенең "Тимер юл" мәчетендә Корбан ашы узды. Әлеге дини мәҗлескә йөзгә якын кеше килде. Барлык килгән кунаклар, шушы җирлектә яшәүчеләр һәм иганәчеләр булышлыгы белән оештырылган, мул өстәлләр артына җыелышты.

Мәҗлес Аллаһы Тәгаләгә тәкбир әйтеп башланды. Апас районының мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев үтемле вәгазь сөйләде, гаетнең тарихын әйтеп узды. "Әле ничә ел элек кенә әлеге мәчеттә Корбан гаетләренә унбишләп кенә кеше җыела иде, ә бүгенге көндә инде мәчетләр халык белән тулы. Биш вакыт намаз укыла, дингә яшьләр тартыла, ә бу инде бик куанычлы хәл. Димәк без үзебезнең урынга киләчәк буыннарны өйрәтеп кала алабыз", - диде ул.

Әлеге мәҗлестә район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Луиза Сафина да катнашты. Ул барлык җыелган мөэмин мөселманнарга район башлыгы Рәшид Заһидуллинның бәйрәм белән котлавын җиткерде. Районда барган эшләр белән таныштырды.

Шулай ук корбан ашына күрше авылларның имамнары да килгән иде. Алар шушылай мәхәлләләр дуслыгын киңәйтүне бик югары бәяләде.

"Корбан ул ваҗип гамәл. Шуңа күрә хәле булган һәр кеше аны үтәргә тиеш. Әлеге ашны үткәрү өчен безгә бик күп кешеләр, авыл җирлеге башлыгы булышты, аларның барысына да олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Елдан ел иманнарыбыз ныгый, җомгаларга да бик күпләп йөриләр. Чалган Корбаннарны кабул кылып, Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын бирсә иде барчабызга", - диде "Тимер юл" мәчетенең имам-хатыйбы Шәһит хәзрәт Гәзизов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев